"Аксубай урманчылыгы" ДКУ участок урманчысы Айрат Җамалиев гражданнар җыеннарында катнашты.

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе
"Аксубай урманчылыгы" ДКУның Ибрай участок урманчылыгы буенча участок урманчысы Айрат Җамалиев Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авылларында гражданнар җыеннарында катнашты. 2024 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында доклад белән чыгыш ясады. 2023 елда 2024 елгы янгын куркынычлы сезонына әзерлек кысаларында «Аксубай урманчылыгы» ДКУ территориясендә «урман янгыннарын сүндерү планы»эшләнә һәм раслана.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International