Укучыларыбыз - " Сетевой компаниясе" призларына чаңгы ярышлары призерлары.

2024 елның 5 марты, сишәмбе
2024 елның 1 мартында Алексеевское бистәсендә Чаңгы базасында 2006-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы узышлары буенча Чистай электр челтәрләренә нигез салынуга 60 ел тулу уңаеннан «Сетевая компания» АҖ филиалы призларына ярышлар узды. Ярышларда 3 яки 5 километр араны үтәргә тиешле 100 дән артык кеше катнашты. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Барлык нәтиҗәләр дә ГТО нормативлары исәбенә керде. Аксубай районы исеменнән МББУ «Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе» һәм МББУ «Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары җыелмасы чыгыш ясады. Балаларыбызга алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International