Бүген Аксубай бистәсе советының йомгаклау утырышы узды.

2024 елның 6 марты, чәршәмбе
  Утырыш эшендә җирле Совет депутатлары, район үзәге җитәкчеләре һәм районның иҗтимагый оешмалары  вәкилләре катнашты.⁣ 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга фаразлар белән Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров таныштырды.⁣ Узган елда бистә халкының тормыш шартларын яхшырту буенча бик күп эшләр башкарылган, ел башында куелган бурычлар үтәлгән. Депутатлар корпусына, Аксубай бистәсе, район үзәге предприятиеләре җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәм-дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. Утырыш ахырында бүләкләү булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International