Бүген Масленицаны Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре үткәрде.
2024 елның 11 марты, дүшәмбе
Бүген Масленица атнасының башын Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре каршы алды. Музей бинасы каршында алар балалар өчен күңелле конкурслар һәм викториналар оештыралар, хорводалар алып баралар һәм аркан тарталар. Бәйрәм ахырында балаларны чын самовардан чәй һәм блиннар белән сыйлаганнар.