Аксубай районында «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2023 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елның янгын куркынычлы һәм урман культурасы сезонына әзерлек буенча җыелышы узды.
Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев катнашты, шулай ук Урманчылык һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары да катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үрчетү буенча комплекслы эшләр башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыкларын үстерү турында сөйләде һәм барлык төп күрсәткечләрне анализлады.
Шулай ук «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Кузнецов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Наталия Альдиванова чыгыш ясады.