"Кама таңнары" татар музыка сәнгате конкурсы тәмамлану турында.

2024 елның 12 марты, сишәмбе
  Бүген Түбән Кама шәһәрендә халык уен коралларында белем алучы балалар музыка мәктәпләре укучылары арасында "Кама таңнары" III Республика татар музыка сәнгате конкурсы тәмамланды.  Музыкаль бәйгедә Аксубай район мәдәният йорты баянчылары катнашты һәм безне тагын да матур нәтиҗәләр белән сөендерде. Глеб Мясников 1 дәрәҗә лауреат (урта төркем). Семен Крайнов 2 дәрәҗә лауреат (өлкән төркем). Ксения Романова 2 дәрәҗә лауреат (урта төркем). Насретдинова Айгөл 2 дәрәҗә лауреат (кече төркем).  Тәрбияләнүчеләрне һәм аларның җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Крайновны чираттагы яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм әлбәттә алга таба иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International