2010 елдан Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номеры 8-800-2000-122 булган балалар ышаныч телефоны эшли.

2024 елның 13 марты, чәршәмбе
  Балалар ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә тормышның аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора. Балалар ышаныч телефоны белгечләренең ярдәме балалар һәм гаилә иминсезлеген, балалар һәм яшүсмерләрнең стресс һәм суицид кәефләрен профилактикалауга, балалар хокукларын яклауга, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм абонент кичергән психоэмоциональ киеренкелекне, кичерешләрне бетерүгә юнәлдерелгән. 2023 елда Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефонына балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналарыннан барлыгы 29 030 шалтырату килгән. Уртак эш нәтиҗәсендә 2023 елда офлайн һәм онлайн-форматларда 2 964 чара үткәрелде (әңгәмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәгълүмати һәм сыйныф сәгатьләре, видеороликлар карау, презентацияләр, интерактив һәм тренинг дәресләре, интеллектуаль һәм интерактив уеннар, викториналар, флешмоблар, рәсемнәр, плакатлар конкурслары һәм күргәзмәләре, китаплар, иншалар, мастер-класслар, буклетлар, визиткалар, балалар ышаныч телефоны номеры белән флаерлар таратучы мәгълүмат акцияләре, мәгълүмат стендларында, рәсми сайтларда тематик мәгълүмат урнаштыру, социаль челтәрләрдәге учреждениеләр төркемнәрендә һ.б.).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International