2024 елның 1 апреленнән 5 маена кадәр «ЭКВЕСТ»VIII Республика онлайн конкурсы узачак.

2024 елның 18 марты, дүшәмбе
  Конкурс Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында «Чиста булачак»яшьләр экологик хәрәкәтен практик эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән Экологик культура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Бер ай дәвамында конкурста катнашучылар экологик-агарту һәм табигатьне саклау чараларын үткәрү буенча биремнәрне үтәргә тиеш. Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган командалар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. Конкурста катнашырга теләк белдергән командаларга сылтама буенча онлайн теркәлү узарга кирәк: https://clck.ru/39SPKL катнашу өчен гаризалар 2024 елның 30 мартына кадәр кабул ителә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International