Аксубай районында эш визиты белән  Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде.

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
  Биредә район ифтары узды. Җыелганнарны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ифтар мәҗлесенә мөселман активы, безнең һәм күрше районнарның мөхтәсибләре һәм имамнары, күрше районнар башлыклары, мәчет мәхәлләләре, үз катнашучыларының әти-әниләре, чакырылган кунаклар җыелды. Район башлыгы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга халыкның рухи һәм әхлакый тәрбиясе буенча бәяләп бетергесез социаль-юнәлешле хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт хаты тапшырды. Чара башланганчы Татарстан мөфтие Аксубайның яңа "Әниләрр" мәчетендә булды , ул әле төзелеп бетә, әмма анда намаз укыйлар.Камил хәзрәт мәчетнең яңа бинасын карап чыкты, алга таба төзелеш буенча тәкъдимнәр бирде. Ул мәхәллә кешеләре белән бергә монда гомуми дога кылган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International