2024 елның 26 апрелендә 11-13 сәгатьләрдә Аксубай, Ленин урамы, 10 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәте Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы вәкилләре белән берлектә «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы катнашачак.