Бүген Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында Мәңгелек ут янында Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт корбаннары истәлегенә матәм митингы узды.

2024 елның 24 марты, якшәмбе
  Халык чәчәкләр, истәлек лампалары һәм уенчыклар алып килде, шулай итеп алар террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алдылар. 22 март кичәсе Россиядә соңгы дистә еллардагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булды. Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" да теракт була, анда 133 кеше һәлак була, 150дән артык кеше зыян күрә. Аларның саны төгәлләнә.  Бу коточкыч фаҗига. Моны кеше булмаганнар гына эшли ала. Кайгы сүзләрен безгә дус булган илләр, күп кенә дәүләт җитәкчеләре, гади гражданнар белдерә. Бу безнең гомуми авырту. Гаепсез кешеләрнең, шул исәптән безнең киләчәгебезнең, балаларыбызның, бергаепсезгә  үлүе бик кызганыч. Әмма мин ышанам: безне бернәрсә дә куркытмаячак һәм явызлык җәзага тартылачак, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район башлыгы Камил Гилманов. Россия Президенты Владимир Путин 24 мартны милли матәм көне дип игълан итте. Һәркем мемориал янына килеп, үлгәннәрне искә ала, чәчәкләр сала ала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International