Көлке көненә күңел ачу уеннары"шаяру, көлү һәм күңел ачу көне"

2024 елның 2 апреле, сишәмбе
  "Хыял" социаль приютында көлү көне-традицион бәйрәм. Балалар бу күңелле бәйрәмне бик яраталар. Чөнки бу көнне гадәттәгедән күбрәк шаярырга һәм күңел ачарга мөмкин. Бәйрәм кысаларында: уеннар, шаяртулар, күңелле җырлар җырладылар, Клепа һәм Веснушка- шаян клоуннары белән биеделәр. Балалар «аяк киеме тап», «маймыллар һәм койрыклар», «куркыныч киемнәр»кебек кызыклы уеннар уйныйлар. Шулай ук балалар мини-сәхнәләрне уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм «От улыбки станет всем светлей»җырын җырладылар. Иң мөһиме, педагоглар фикеренчә, балаларга яхшы кәеф бүләк итү, алар үсеп җиткәч, бу бәхетле минутларны искә төшерү. Чара зур уңыш белән узды, барысы да бик канәгать калды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International