Җир кишәрлекләре хуҗалары өчен Кайнар линия булачак. 

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе
  9 апрельдә сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Росреестры җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк. Кайнар линиягә шалтыратып, белергә мөмкин булачак: - Җир законнарын бозудан ничек сакланырга һәм җир кишәрлегеннән файдалану һәм аларга ия булу хокукын ничек якларга? - Хокук бозуларның нинди төрләре була һәм җир кишәрлекләре хуҗаларына нәрсә өчен штраф салырга мөмкин? - Җир хокуклары бозылган очракта тикшерүләргә мораторий шартларында нәрсә эшләргә? Бердәм кайнар линия Казанда телефон номеры буенча (843) 255-25-71 узачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International