Волейбол буенча турнирның зона этабында 2 урын.

2024 елның 9 апреле, сишәмбе
  6 апрельдән 7 апрельгә кадәр Яңа Чишмә районында 2023-2024 уку елы сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында волейбол буенча турнирның зона этабы узды. Анда республиканың гомуми белем бирү оешмаларыннан 10  команда катнашты. Аксубай районы исеменнән МБОУ Аксубай бистәсе В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы чыгыш ясады һәм 2 урынны яулады. Аларны әзерләгән спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны – Павлов Валерий Миронович һәм Кәлимуллин Саяр Газинур улын, Аксубайның 1нче мәктәбенең физик культура укытучыларын котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International