2024 елның 9 апрелендә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе» базасында яшь язучыларның «Илһам канатында» зона конкурсы узды.
Конкурста Аксубай районы исеменнән В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары: Сәгыйтова Адилә, 3 нче сыйныф укучысы (Г. Ф. Сәгыйтов остазы), Хисамова Илнара, 9 нчы сыйныф укучысы, Газизянова Инзиля, 9 нчы сыйныф укучысы (А. А. Галиева остазы) чыгыш ясадылар.
Хисамова Илнара конкурста «Тезмә әсәр» номинациясендә мактаулы беренче урынны яулады, Сәгытова Адилә һәм Газизянова Инзилә үз яшь категорияләрендә III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Яшь язучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз! Яңа казанышларда иҗади уңышлар телибез!