Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе "мәдәни десант"проекты кысаларында методик семинарда катнашты

2024 елның 12 апреле, җомга
  Аксубай районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе "мәдәни десант"проекты кысаларында методик семинарда катнашты. Семинар Балык Бистәсендә узды.  Семинарда катнашучыларны мәдәни-ял итү эшчәнлегенә заманча таләпләр белән таныштырдылар. Шулай ук "Пушкин картасы"федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында эш мәсьәләләре һәм эшчәнлекнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашып, иҗади хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуга йомгак ясаганда эш юнәлешенең өстенлекле бурычлары билгеләнде.  Әлбәттә, чараның күңелле мизгеле мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Иске Кирәмәт авыл мәдәният йорты методисты Гыйзәтуллин Газинур Гаяз улы, "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәт хаты белән Аксубай район мәдәният йортының клуб эше методикасы буенча белгече Ирина Николаевна Салахова бүләкләнде, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Куштукова Наталья Геннадьевна бүләкләнде.  Мәдәният хезмәткәрләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International