Ураза бәйрәме.

2024 елның 12 апреле, җомга
  Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында барлык мөселманнарның изге бәйрәме Ураза бәйрәме уңаеннан танып белү дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар мөселман бәйрәменең барлыкка килү тарихы, аларның традицияләре белән таныштылар. Татар телендә җырлар тыңладык, милли костюмнар күрдек. Традиция буенча бу бәйрәмдә кунакларны, күршеләрне тәм-томнар белән сыйлау кабул ителгән. Шуңа күрә балаларыбызны татлы сюрприз көтә иде. Барысы да кызык, белемле һәм тәмле иде! Балаларны әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итү аларның һәрьяклап һәм гармонияле үсешенә китерә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International