3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары белән «Семьеведение» дәресе

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

 

Аксубай районы ГХАТ бүлеге, район мәгариф бүлеге белән берлектә, Аксубай районы мәктәпләрендә даими рәвештә «Семьеведение» дәресләре үткәрә. 25 апрель көнне ГХАТ бүлегендә 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән дәрес үткәрелде. ГХАТ бүлеге башлыгы Светлана Крайнова тыңлаучыларны Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарының тарихы һәм үсеше белән таныштырды, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләнең уңай образын булдыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Укучылар узган еллардагы туй альбомнары белән кызыксынып таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International