Татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада җиңүчесе!

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе
Районыбызның якты йолдызы Минһаҗева Зәлинә, «В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 10 сыйныф укучысы - татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада җиңүчесе булды (Укытучы- Мирҗанова Наҗия Сантбурхановна).,Минһаҗева Алсу, Иске Мукшы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, катнашучы дипломын алды (Укытучы- Шәрәфетдинова Гүзәл Фәсхетдин кызы). Бу тарихи мизгел! Зәлинә халыкара дәрәҗәдәге Олимпиаданың ике тапкыр җиңүчесе, шулай ук татар теле буенча алты тапкыр һәм татар әдәбияты буенча өч тапкыр республика дәрәҗәсендәге призер була. Моннан тыш, Зәлина Татарстан тарихы буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында призер булды, бу татар телен дә, татар халкының тарихын да, мәдәниятен дә һәрьяклап белүен күрсәтә. Без Зәлинәнең уңышлары белән горурланабыз, аңа яңа җиңүләр, сәламәтлек һәм чәчәк ату телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International