Район авылларында "Карга боткасы" татар халкы бәйрәме узды.

2024 елның 3 мае, җомга
  Бу бәйрәмне авыл мәдәният йортларында үткәрү яхшы традициягә әверелде. "Карга боткасы" бәйрәме, йола буенча, иртә язның бер көнендә, кара каргалар очып килгәч үткәрелә.  Зур казанда камыр ризыклары пешерелгәндә, кешеләр бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, күңел ачтылар. Алып баручы белән бергә төрле биремнәр әзерләделәр, халык күңел ачу уеннары үткәрделәр. Аннары бәйрәмгә җыелган һәркем «карга боткасы» белән сыйланды, ботка әзерләү рецепты белән танышты. Барысы да аны татып карагач, ботка калдыкларын җиргә - каргаларга сый итеп җәеп куйган.  Бәйрәм һәркемгә уңыш елы, тынычлык һәм татулык, мәхәббәт һәм яхшылык теләү белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International