«Утны туктатыгыз»янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе.

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
  Татарстан Республикасында «утны Туктатыгыз»янгынга каршы мәгълүмати кампания дәвам итә. Әлеге кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарны урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү. Кампания кысаларында бүгенге көндә авыл җирлекләре гражданнарының җыеннарында 1,1 мең лекция, әңгәмә һәм чыгыш, 9 мәгърифәтчелек акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 170 дәрес үткәрелде. Шулай ук янгынга каршы тематикага 128 белдерү, стенд һәм плакат куелган, 5,2 мең листовка, истәлек һәм брошюра таратылган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International