2024 елның 17-18 маенда  Байлар Сабасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

2024 елның 18 мае, шимбә
  Ярышларда 18 команда катнаша. Аксубай муниципаль районы җыелма командасы көчле уеннар барышында иң яхшы бишлеккә керде! Ярышларның баш судьясы аларга истәлекле календарь тапшырды. Командабызны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International