2024 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Парламент дебатлары»конкурсы узачак.

2024 елның 21 мае, сишәмбе
  "Парламент дебатлары" конкурсы (алга таба – Конкурс) – Татарстан Республикасы яшьләре өчен актив гражданлык позициясен формалаштыруга, яшьләр арасында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм үз карашларын нәтиҗәле яклау күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чара. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты оештыра. Нигезләмә буенча, конкурс өч этапта узачак. Сайлап алу этабында катнашу өчен командаларга сылтама буенча гаризалар җибәрергә кирәк https://forms.gle/WvWMAazxTiwhnGhD9 2024 елның 22 маена кадәр. Утырыш урыны: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (адресы: Казан шәһәре, Азатлык мәйданы, 1 йорт). Конкурс турында тулырак мәгълүмат, катнашу шартлары, шулай ук конкурсның барлык этапларында дебатлар темалары конкурсны үткәрү турында нигезләмәдә күрсәтелгән
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International