Бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр.

2024 елның 22 мае, чәршәмбе
  Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның 2024 елның 20 маенда «мәгариф оешмалары объектлары һәм ял итү урыннары хезмәткәрләренең, кораллы һөҗүм вакытында укучыларның һәм сак хезмәткәрләренең гамәлләре» сценариен эшләп чыгу буенча Бөтенроссия өйрәнүен үткәрү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән Аксубай районының барлык мәгариф оешмаларында персонал, укучылар һәм тәрбияләнүчеләр белән укулар узды. Тренировкаларны Рос гвардия, МЧС, полиция һәм районның террорчылыкка каршы комитеты вәкилләре күзәтә. Тренировкада катнашучыларның барлык гамәлләре канәгатьләнерлек дип танылды. Укулар тәмамланганнан соң оператив штаб әгъзалары педагоглар һәм укучылар әзерлеген югары бәяләгән комментарийлар бирделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International