Татарстан Республикасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылар арасында республика шахмат-шашка турниры.

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
  Казанда шахмат, шашка буенча олимпиада резервы республика спорт мәктәбе базасында, Г.Р. Нәҗметдинов исемендәге Дәүләт спорт мәктәбендә, Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында VIII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге»дәүләт казна учреждениесе оештырды. Балалар арасында шахмат буенча шәхси зачетта хөрмәтле 2 урынны безнең тәрбияләнүчебез алды.  Турнир җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International