Аксубай туган якны өйрәнү музеенда "Татарстан символлары" күчмә күргәзмәсе.

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
  "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр "Казан Кремле" музей-тыюлыгыннан "Татарстан символлары"күчмә күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмә дәүләт символлары – Татарстан флагы, гербы һәм гимны барлыкка килү тарихына багышланган. Татарстанның геральдик үткәненә экскурсия Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан губернасы, Татар АССР һәм Татарстан Республикасы чорларын үз эченә ала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International