25 майда Аксубай районының барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау»га багышланган тантаналы линейкалар узды.

2024 елның 26 мае, якшәмбе
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 332 тугызынчы һәм 82 унберенче сыйныф укучысы бар. Аксубайның 3нче урта мәктәбендә тантаналы линейкада район башлыгы Камил Гилманов булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын сәламләп, ул беренче чиратта укытучыларга һәм ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә хезмәтләре, үгет-нәсихәтләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт  сүзләрен әйтте. - Бүген тормышта үзеңне табу өчен зур мөмкинлек бар. Безнең илдә, республикабызда югары уку йортлары һәм урта уку йортлары күп. Һөнәр алгач, безнең чыгарылыш укучыларыбызның туган районына кайтуларын теләр идек. Хәерле юл! - дип теләдемәктәп укучыларына Камил Гилманов. Чыгарылыш сыйныф укучыларына карата җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Иң яхшыларга укудагы уңышлары һәм актив мәктәп тормышы, спорт казанышлары өчен грамоталар тапшырылды. Ә бәйрәмнең гаеплеләре үз укытучыларына яхшы сүзләр, музыкаль һәм бию номерлары бүләк иттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International