1 июньнән 30 июньгә кадәр Татарстанда су объектларында куркынычсызлык айлыгы игълан ителде.

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
  Озак көтелгән су коену сезоны җитә. Коенусыз нинди җәйге ял? Эч поша, тик шул гына. Бигрәк тә кояш кыздырганда, буа яки елга, күл яки диңгез сулары  шулай ук чумарга чакыра. Коену һәм йөзү- бу яхшы, хәтта файдалы да. Әмма балалар да, өлкәннәр дә еш кына оныта торган вак-төяк бөтен рәхәтне бозарга мөмкин. Су статистика күрсәткәнчә, безнең илдә ел саен  10 меңнән артык кеше гомерен алып китә. Узган ел Татарстан буенча су объектларында 107 фаҗига булды: 82 кеше батып үлде, шуларның 8 балалар , 68 кеше коткарылды. Агымдагы елда республикада су объектларында 12 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала. Гадәттә, мондый хәлләр коену өчен яраклы булмаган урыннарда була. Аксубай районында әлегә коену өчен бөтен таләпләргә туры килә торган махсус җиһазландырылган урын юк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International