Аксубайда Халыкара балаларны яклау көне "ИП Морозов В. Ю." сәнәгать паркы территориясендә узды.

2024 елның 2 июне, якшәмбе

Биредә бөтен районнан йөзләгән балалар һәм ата-аналар җыелды.

«ИП Морозов В.Ю.»индустриаль (сәнәгать) паркы территориясендә бәйрәм чарасында. район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

- Бүген бәйрәмнәр районның күп кенә мәйданчыкларында үткәрелә. Аларда, шушы мәйданчыктагы кебек үк, СВО катнашучыларының балалары катнаша, – дип билгеләп үтте котлау сүзендә район башлыгы. - Оештыручы Вячеслав Морозовның Аксубайда сәнәгать паркы ачылуга биш ел тулу уңаеннан оештырган бәйрәме өчен рәхмәт белдерәм. Балалар-безнең киләчәгебез һәм аларга бүген игътибар, караш һәм иң яхшысын бирергә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International