Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.

2024 елның 3 июне, дүшәмбе
  Район башлыгы рәислегендә район прокуроры урынбасары, оешма җитәкчеләре катнашында районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Утырышның төп мәсьәләсе - «Сабантуй-2024»татар халык бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек башлыгы урынбасары һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 11 ПСО с 102-ПЧ начальнигы тыңланды . Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча карарлар кабул ителде.          Утырышка йомгак ясап, район башлыгы чараларны үткәргәндә районның барлык хезмәтләренең аерым контроленә тагын бер кат игътибар итте. Гражданнарның уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрергә кирәк. Халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша куркынычсызлык чараларын һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын җиткерергә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International