Аксубай бистәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә су алу төзелеше башланды.

2024 елның 4 июне, сишәмбе
  Аксубай бистәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә «Татарстан Республикасы торак пунктларында капиталь ремонт, реконструкция һәм төзелергә тиешле халыкны эчәр су белән тәэмин итү»программасы кысаларында су алу төзелеше бара. Подрядчы оешма булып «Строймонтаж»ҖЧҖ тора. Бүгенге көндә скважинаны төзү эшләре тәмамланган, Су күтәрү манарасы астына нигез салынган, электр белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыру буенча эшләр алып барыла. Су күтәрү манарасы урнаштырылганнан соң су алу суүткәргеч челтәрләренә тоташтырылачак, эшләрне 2024 елның августында тәмамлау планлаштырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International