Балалар лагеренда укучылар Аксубай туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
2024 елның 7 июне, җомга
Бүген Аксубай туган якны өйрәнү музеена мәктәп укучылары килде. Алар өчен музей директоры музей экспозицияләре буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде, Аксубай районы тарихы һәм туган якның күренекле шәхесләре белән таныштырды.