"Төзелеш" 2024  Халыкара күргәзмәсе турында.

2024 елның 7 июне, җомга
  2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә.  Күргәзмә Казанда «Казан Экспо»МВЦ территориясендә узачак. "Төзелеш" -төзелеш комплексының алдынгы җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең яңалыклары белән танышу, хезмәттәшләре белән төзелеш тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, бизнес-партнерлыкны җайга салу һәм ныгыту мөмкинлеге бирә торган нәтиҗәле эшлекле мәйданчык. Күргәзмәдә катнашу өчен төзелеш һәм бизәү материаллары, техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең эре төзүчеләре, шулай ук күпләп-ваклап сату төзелеш секторы, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, архитекторлар һәм дизайнерлар чакырыла. Җаваплы затның элемтәсе: Әминова Айгөл, күргәзмә проекты җитәкчесе, тел. +7 (965) 585-14-29. Күргәзмәнең рәсми сайтына сылтама: https://vicoexpo.ru/volgastroi Танышу өчен : Программа_ күргәзмә_стройка Презентация Төзелеш 2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International