Профилактик визитлар турында.

2024 елның 10 июне, дүшәмбе
  «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 № 248-ФЗ Федераль закон нигезендә, хәзерге вакытта бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында (алга таба – Дәүләт хезмәтләре порталы) профилактик визитларны бәяләү буенча функционал гамәлгә ашырылган. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты профилактик визитлар үткәрелгән контрольдә тотыла торган затларга профилактик визит нәтиҗәләре буенча бәяләмә калдыру мөмкинлеге турында хәбәр итә (сылтама буенча инструкция: профилактик визитларны бәяләү функционалы буенча Инструкция)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International