12 июньдә Аксубай үзәк мәйданында Россия көне уңаеннан тантаналы митинг узды.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе
  Тантаналы чарада район хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, район Советы депутатлары, Аксубай техникумы студентлары катнашты.  Чара Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды. Россия флагын күтәрү хокукы физик культура отличнигы, районның иң яхшы спортчыларының һәм тренерларының берсе - Иске Ибрай урта мәктәбенең физик культура укытучысы Бикушев Рәис Харисовичка бирелде. Аксубайлыларны Россия көне белән Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм ТР Мөселманнары диния идарәсе башлыгы урынбасары Равил-хәзрәт Камалетдинов котладылар.  Бәйрәм хөрмәтенә мәйданда Ватан турында җырлар яңгырады, тамашачыларны Варвара Панюкова һәм техникум студентлары сөендерде. Алар милли костюмнарда, өч телдә җырлыйлар. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Россия флагы төсләрендә кояш ясау буенча мастер-класс оештырдылар.  Чара ахырында район җитәкчесе һәм техникум директоры Фәргать Әюпов техникумны тәмамлаучыларга дипломнар һәм машина йөртү таныклыклары тапшырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International