Бүген мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.

2024 елның 16 июне, якшәмбе
  Үзәк мәчеттә мөселманнар Коръән укыганнар, имам-хатыйб Шакирҗан хәзрәт Сыраевның бәйрәм вәгазен һәм намазын тыңлаганнар. Бүген без тынычлык  өчен, сугышчыларыбыз исән – сау әйләнеп кайтсын өчен, махсус хәрби операциянең тәмамлануы турында дога кылабыз, - дип билгеләп үтте Камил Камалович мөселманнарны бәйрәм котлавында. Район башлыгы да, имам хатыйб та мәчет кешеләрен котлап, бәйрәмнең һәр гаиләгә керүен теләделәр. Һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен үтәргә, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга чакырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International