Аксубай районы делегациясе Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуй милли бәйрәмен оештыруда 22 тапкыр катнашты.

2024 елның 16 июне, якшәмбе
  Делегация составында-сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары, спортчылар, район рәсмиләре. Аксубайлылар бәйрәмнең мәдәни, спорт программаларында катнаштылар, шуның ярдәмендә бәйрәм якты һәм төсле булды. Җыелганнарга Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков мөрәҗәгать итте. Сәламләү сүзендә ул Аксубай районына татар милли бәйрәмен оештыруда катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, Димитровград һәм Аксубай – яхшы дуслар, алар бер-берсенә ярдәм итә һәм эштә үзара хезмәттәшлек итә ала. Район башлыгы Камил Гилманов 2024 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә узачак Сабантуйда катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Раисының Котлау хатын укыды. Дуслык билгесе һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга, халык традицияләрен саклауга керткән зур өлеше өчен ул җирле татар милли-мәдәни автономиясе әгъзаларына һәм җитәкчесенә, шәһәр башлыгына, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбына, шәһәр Думасы депутатларына, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. - Егерме икенче ел рәттән без сезнең шәһәргә бергә милли бәйрәм уздыру өчен киләбез, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Урамнар буйлап йөргәндә, шәһәрнең елдан-ел яхшыруын күрәбез. Монда эш сөючән халык яши. Моны күрү бик рәхәт.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International