Бүген Совет утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
  Бүген Совет утырышлар залында район башлыгы рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары һәм мәгариф оешмалары директорлары катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Түбәндәге сораулар каралды: - 2024 елның 6 ае йомгаклары буенча авариялелек торышы һәм Аксубай муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында; - 2024 елның 3 июненнән 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм»юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү турында; - Аксубай бистәсендә юл эшләре программасы кысаларында башкарылган чаралар турында; - Җәйге каникуллар чорында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар турында; - Юл яны сервисы объектларын төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына тоташтыру турында.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International