"Аксубай урманчылыгы" ДКУда «Татарстанның чиста урманнары»республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды.

2024 елның 28 июне, җомга
Исегезгә төшерәбез, ул быел 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узды.мондый чараларны үткәрү «Экология»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Мәсәлән, акция нәтиҗәләре буенча урман фондыннан 5 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 2 куб. м. коры һәм валежник черегәнгә өемнәргә салынган. Эшләрдә "Аксубай урманчылыгы" ДКУ, "Аксубай урман хуҗалыгы" ДУ белгечләре, оешмалар, урман участокларын арендалаучылар, авыл мәдәният йортлары, Хәсән Туфанның йорт-музее, китапханә хезмәткәрләре, авыл советлары катнашты. Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты-урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Акция ТРның барлык муниципаль районнарында уза.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International