2 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда коррупциягә каршы чаралар уздырылды. “Бергә коррупциягә каршы!»

2024 елның 28 июне, җомга
2 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен мәктәп яны лагеренда “Бергәләп коррупциягә каршы” дигән коррупциягә каршы көрәш чаралары үткәрелде. Хезмәт лагере балалары плакатлар ясадылар, жюри алдында үз эшләрен якладылар.  Плакат яклау нәтиҗәләре буенча балалар бүләкләр алды.  Чарада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова, балигъ булмаганнар арасында гаилә җитешсезлекләрен һәм хокук бозуларны профилактикалау инспекторы Абдуллин Фоат, балалар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Хәйруллина Наталия катнашты. Чакырылган кунаклар гади генә аңлаешлы формада балаларга коррупциянең нәрсә булуы, ришвәт алу начар булуы турында сөйләделәр. Намуслы һәм лаеклы яшәргә, кануннарны үтәргә, ә иң мөһиме тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International