Бүген Аксубай районы делегациясе «АГРОВОЛГА-2024»агросәнәгать комплексының халыкара күргәзмәсендә катнаша.

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Инде өченче ел бу уникаль вакыйга Татарстан гына түгел, гомумән Россия аграрийларын берләштерә. Быел авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен цифрлаштыру, саклау һәм эшкәртү өлкәсендәге казанышларын һәм яңалыкларын Россия генә түгел, Кытай, Беларусь Республикасы, Төркия һәм Ираннан чит ил компанияләре дә күрсәтәчәк. Барлыгы 400дән артык компания катнаша. Күргәзмә 48 гектар мәйданда урнашкан. Үз эченә күргәзмә павильонын гына түгел, ә Экспоцентрга тоташкан территориянең күпчелек өлешен дә ала.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International