"Аксубай урманчылыгы" ДКУда янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр алып барыла.

2024 елның 5 июле, җомга
"Аксубай урманчылыгы" ДКУда янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү буенча эшләр алып барыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үтәү «Экология» милли проектының «урманнарны саклау»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Бүгенге көндә "Аксубай урманчылыгы" ДКУда янгынга каршы юллар төзү буенча гомуми озынлыгы 1,35 км (планның 50%) һәм аларны реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган – 5,65 км (50%).  Урман фондында янгынга каршы юллар челтәре булдыру янгынга каршы төзекләндерү буенча иң мөһим чараларның берсе булып тора. Кагыйдәләр буенча, мондый юлларның җир япмасының киңлеге 4,5 метрдан ким булмаска тиеш. Автотранспортның сулыкларга һәм янгын куркынычлы участокларга баруын тәэмин итү өчен урман юллары челтәренә өстәмә рәвештә юллар төзелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International