Бүген Аксубай балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют “Мечта”базасында профилактиканың барлык субъектлары катнашында ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы узды. Көн тәртибенә профилактика системасы субъектларыннан «социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша килгән гаиләләрдәге иминсезлек турында сигнал карталарын карау кертелде. МСРК карары буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә балигъ булмаган баланы реабилитация курсын узу өчен “Мечта” СПДП-сына җибәрү турында үтенеч әзерләнгән. Консилиум кысаларында комиссия гаиләләрнең авыр тормыш хәленнән чыгу өчен уртак чаралар планын билгеләде.