Аксубай районында контракт хезмәтенә керергә карар итүчеләр берьюлы 1,4 млн сум алачак.

2024 елның 8 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттыру турында Карар кабул итте. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу сумма республикадан — 1,05 миллион сум, РФ Оборона министрлыгыннан — 195 мең, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан — 300 меңгә кадәр түләүләрдән тора. Югары түләү алу өчен контрактка 2024 елның 31 июленә кадәр кул куярга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International