Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.07.2024 № 513 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 05 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.
Республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән.
Урманны урман тармагы хезмәткәрләре көче белән генә саклау мөмкин түгел. Бу катлаулы чорда һәркемгә урманнарны янгыннан саклау мәсьәләсенә җаваплы карарга-саклык чараларын төгәл үтәргә кирәк.