Сары акация орлыкларын җыю бара.

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

 

  Аксубай урманнары территориясе ел саен дистәләгән гектар яңа агачлар белән тулылана. Урманчылар утырту өчен үсентеләрне питомникларда үстерәләр. Бу бик күп вакыт таләп итә торган эш. Урман культураларын чәчү өчен орлыкларны да урман участокларында үзләре алалар. Хәзерге вакытта сары акация орлыкларын җыю бара. Бу куак агачы барыбызга да матур сары чәчәк атуы белән билгеле. Чиратта каен орлыклары. Орлыклар җыелганнан соң  ТР Урманны саклау үзәгенә тикшерүгә җибәреләчәк һәм базислы урман питомникларында чәчеләчәк. Менә шулай, участок урманчылыклары хезмәткәрләре тырышлыгы белән урман баерак, табигать матуррак була.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International