Бүген Аксубай районында эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин булды.

2024 елның 17 июле, чәршәмбе
Район башлыгы Камил Гыйльманов белән берлектә федераль программа кысаларында ябык футбол манежы төзелеше барышын карадылар. «ПОМОЖЕМ вместе» волонтерлык үзәгендә булды, депутат волонтерлык эшчәнлегенең барышы белән шәхсән танышты һәм сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләрнең барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. МХО зонасыннан кыска гына вакытка туган якларына ял итәргә кайткан егетләребез белән түгәрәк өстәл уздырдык. Айдар Рәисович, әлбәттә, безнең сугышчыларга очрашуга килүләре өчен рәхмәт белдерде, фронт чынбарлыгының төрле аспектлары, иптәшләр белән аралашу ысуллары, аларга нинди ярдәм җитмәве турында сораулар бирде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин очрашу барышында күтәрелгән сорауларны шәхси контрольгә алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International