Чәчәкләргә су сибү.

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Җәй - эссе вакыт, димәк, чәчәк түтәлләрендәге чәчәкләргә, үсентеләргә, куакларга су сибү белән шөгыльләнергә вакыт. Үзәк урамның чәчәк түтәлләренә су сибәргә  Аксубай волонтерлары - «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр, яшүсмерләр генә түгел, хәтта башлангыч мәктәп яшендәге балалар да чыкты.

Балалар үсемлекләргә су сибеп кенә калмадылар, чүп үләннәрен утадылар, чәчәк түтәлләре яңа буяулар белән тулды.

Чәчәкләргә су сибү балаларда хезмәт сөючәнлек һәм йөкләнгән эш өчен җаваплылык тәрбияли, аларга рәхәтлек һәм шатлык китерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International