Социаль-тернәкләндерү бүлегенең "Нежность" үзәге хезмәтләрен алучылар бик теләп катнашты.
Район мәдәният йорты хореографы Валентина Гурьянова катнашучыларны кайбер бию хәрәкәтләре белән таныштырды, зур булмаган хореографик комбинацияне өйрәнделәр. Барысы да канәгать һәм бәхетле калдылар.
Мондый мастер-класслар бик яхшы эмоциональ халәткә, шулай ук сәламәтлекне физик яктан яхшыртуга ярдәм итә, бигрәк тә өлкән яшьтә.
Район мәдәният йортына күңел күтәренкелеге, яңа кешеләр белән танышу, аралашу һәм атмосфера белән ләззәтләнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез!