Эш бирүчеләрне сораштыруда катнашырга чакыралар.

2024 елның 19 июле, җомга
2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәрге биш еллык фаразлау чорына оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең кадрларга гомуми һәм алмаштыргыч ихтыяҗын билгеләү максатында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру үткәрә. Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында тутырырга мөмкин: https://prognoz.vcot.info. Сораштыру үткәрү чорында төбәк контакт-үзәкләре аша эш бирүчеләргә консультация ярдәме күрсәтелә, аларның телефон номерлары сораштыруның мәгълүмати платформасында булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International